Рөстәм Миңнеханов Гагаузия башлыгына авыл хуҗалыгы сәнәгате һәм нефть химиясе өлкәсендә хезмттәшлекне үстерергә тәкъдим итте

03.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гагаузия автоном-территориаль берәмлек башлыгы Ирина Влах белән очрашты. Очрашу Татарстан Президентының Молдавиягә эш визиты кысаларында узды. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан һәм Гагаузия Россия-Молдавия мөнәсәбәтләре кысаларында төбәкләр дәрәҗәсендә файдалы хезмәттәшлек үрнәге булырга тиешләр. "Бүген без юл башында. Казанда Гагаузия вәкиллеге оештыру эше бара, нефть химиясе продукциясе өлкәсендә безнең эшкуарларның инвестицион проектларын гамәлгә ашыру планнары бар. Без машина төзү өлкәсендә товарларыбызны китерергә телибез", - диде ул. 

Шулай ук ТР Президенты агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләрен билгеләде. Аерым алганда, Молдавия орлыкларын, яшелчә һәм чикләвекләрен сатып алу турында сүз бара. Шулай ук Молдавия вино җитештерүчеләре продукциясе дә кызыклы. "Кичә без иң иске вино заводында булдык, анда вино җитештерү технологиясе, аны саклау шартлары белән таныштык. Әлеге продукция иң югары стандартларга туры килә, шик юк. Шуның өстенә сезнең виноларыгыз бәяләре дә яхшы", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрдән тыш гуманитар өлкәдә дә эшне дәвам итәргә кирәк, диде Татарстан Президенты. "Без бергә мәгариф, сәламәтлек саклау, муниципаль хезмәткәрләрне әзерләү, электрон хөкүмәт системасын гамәлгә кертү, электрон хезмәт күрсәтүне үстерү өлкәләрендә бергә эшли алабыз. Безнең вәкилләр әлеге мәсьәләләрдә ярдәм итәргә әзер", - диде Рөстәм Миңнеханв. 

Ирина Влах билгеләгәнчә, Гагаузия белән Татарстан мөнәсәбәтләре тарихы бай. Киләсе ел маенда ике төбәк арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалануга 20 ел тула. "Безне бик күп нәрсә берләштерә: тарих, тел, традицияләр. Соңгы елларда зур эш башкарылды. Эшлекле һәм мәдәни миссияләр оештырылды. Казанга визитыбыз вакытында без Гагаузия диаспорасы белән очраштык һәм мәдәниятбызны күрсәттек", дип хәбәр итте ул. 

"Икътисадый мөнәсәбәтләрне төзү өлкәсендә җитди адымнар ясый алдык, шуңа шатмын. Бүген Татарстанны кукуруза орлыклары белән тәэмин итү проекты уңышлы гамәлгә ашырыла. Без үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерергә телибез", - дип билгеләде Ирина Влах. 

"Автономия территориясендә махсус икътисадый зоналар эшли. Без Татарстаннан инвесторларны җәлеп итәргә телибез", - диде Гагаузия башлыгы. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.