Алексей Песошин ТР Инвестицияләр советы һәм “Чистай”өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып баруга гаризаларны карау буенча комиссия утырышын уздырды

02.11.2018

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген ТР Инвестицияләр советы һәм “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып баруга гаризаларны карау буенча комиссия утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Хөкүмәте йортында узды.

Алексей Песошин искә төшергәнчә, бүген 4 проект каралачак, шуларның берсе  “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе резиденты статусын  дәгъвалый. Калган өч проект медицина кластеры кысаларында гамәлгә ашырылыр дип фаразлана.

Беренче булып махсус аяк киемнәре җитештерү проекты тәкъдим ителде. “Барс аяк киемнәре компаниясе” вәкиле проект һәм аны гамәлгә ашыру этаплары хакында сөйләде.

Проект “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә гамәлгә ашырылыр дип көтелә, барлыгы 80 яңа эш урыны булдырылачак. Заводта җитештерелгән продукция Россия төбәкләренә, киләчәктә Казахстанга да озатылачак. Татарстанда әлегә мондый завод юк.

Проектны үстерү стратегиясе 2024 елга кадәр исәпләнгән. Инде 2019 елда ук өч төрдәге аяк киеме җитештерә башлау күздә тотыла. 

Комиссиянең барлык әгъзалары да бу проектны хуплады.

Икенче проект метрология лабораториясен, медицина җиһазлары җитештерү цехлары булдыру турында иде. Проектны Лаеш районында урнаштыру планлаштырыла. Бу проектны “ИксМед” компаниясе тәкъдим итте.

Проект инвестицион совет әгъзалары тарафыннан хупланды.

Өченче булып Нуриевлар клиникасы проекты тәкъдим ителде. Ул Казанда (Лаврентьев ур.) тәүлек дәвамында эшләүче стационар төзелеше турында. 100 яңа эш урыны булдыру көтелә.

Инвестицион совет әгъзалары проектны хупладылар.

Дүртенче булып күп профильле дәвалау-диагностик төш медицинасы үзәге (МРТ, РКТ) һәм дәвалау кластерлары (нур белән дәвалау)булдыру проекты каралды, аны “Медтехинвест” ҖЧҖ тәкъдим итте.

Бу проект дәүләт ярдәме белән гамәлгә ашырылыр дип фаразлана, аерым алганда, компания җир участогы бүлеп бирүне дәгъва итә, инфраструктураны үстерүдә ярдәм көтә.

Инвестицион совет әгъзалары билгеләгәнчә, проект кызыксындырырлык, аеруча онкология авыруларын ачыклау өлкәсендә.

Алексей Песошин проект үсеше концепциясен җентекләп эшләп бетерүне  тәкъдим итте.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.