Татарстанда күп фатирлы йортларга капремонт программасы 80%ка үтәлгән

20.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә күп фатирлы йортларга һәм социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт барышы турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 18 октябрьгә торак фондын мониторинглау күрсәткечләре буенча күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы 80%ка үтәлгән. Соңгы атнада динамика – 6,5%. Параллель рәвештә 2019 елгы программа буенча эш башланган. 

Мәктәпкәчә балалар объектларына ремонт дәвам итә. Бүгенгә эшләр 94 балалар бакчасының 20сендә алып барыла. Программа үтәлеше – 97%. Мәктәпләргә ремонт эшләре уку елы башына тулысынча төгәлләнгән. 

Республикада 11 булдырылучы ресурс үзәгенә (колледжга) капиталь ремонт эшләре каралган. 9 объектта эшләр тәмамланган. 2 уку йортында шулай ук  эшләр тәмамланып килә.

Мәдәният объектларына капиталь ремонт программасы буенча бүгенгә 10 объектта эшләр бара. Фактта программа үтәлеше – 99,4%. 32 объектта эшләр төгәлләнгән.

12 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә һәм 3 яшьләр үзәгендә ремонт азагына якыная.

2018 елда Татарстанда амбулатор-поликлиника учреждениеләренә капиталь ремонт буенча республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Быел 114 объект яңартылырга тиеш иде. Министр хәбәр иткәнчә, бүгенгә 25 объект тапшырылган, 85 поликлиникада эшләр бара. Үтәлеш – 76,3%.

Ирек Фәйзуллин авыл хуҗалыгы объектларына капиталь ремонт барышы турында да сөйләде. Сыер фермаларына ремонт программасы – 92%ка, машина-трактор паркларына – 91%ка, ашлык чистарту комплексларына, ашлык саклагычларгы һәм ябык ашлык амбарларына – 94%ка, яшелчә саклагычларга 86%ка үтәлгән, силос-сенаж траншеяләре төзү – 84%ка.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.