Рөстәм Миңнеханов Тунис Премьер-министрын Татарстанга килергә чакырды

16.10.2018

Бүген Тунис Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тунис Премьер-министры Йосеф Шәхед белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов үткән эшлекле форум һәм Татарстанның хәзерге икътисадый хәле турында сөйләде. Шулай ук «Россия – ислам дөньясы» халыкара икътисадый саммиты-«KazanSummit» темасына аерым тукталды, быел аның эшендә Тунисның икътисадый дипломатия мәсьәләләре буенча Дәүләт секретаре Хатем Фәрҗани катнашты.

«Хатем Фәрҗани белән очрашуда ул мине Туниска килергә чакырды. Менә без бүген монда сәүдә-икътисадый, фәнни-мәгариф һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алышабыз», - диде Татарстан Республикасы Президенты һәм кунакчыллыклары өчен аларга рәхмәт әйтте.  

2017 ел йомгаклары буенча Татарстан белән Тунис арасында товар әйләнеше 4,4 млн. АКШ доллары. Ике як та бу күрсәткечнең җитәрлек дәрәҗәдә булмавын билгеләп үттеләр.    

«Россия-Тунис мөнәсәбәтләре кысаларында без Татарстан белән Сезнең ил арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүдә ярдәм күрсәтерсез дип уйлыйбыз. Сезне Россия Федерациясенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасына килергә чакырабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов очрашу азагында.  

Тунис Хөкүмәте Йортына визиты алдыннан Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Туниста антик мозаика һәм рәсем сәнәгатенең башка артефактларын иң эре саклагычы булган Бардо Милли музеенда булды. Монда Татарстан Президенты 2015 елгы теракт корбаннары истәлегенә куелган Мемориаль тактага чәчәкләр салды, бу теракт вакытынды 23 кеше һәлак булган, шул исәптән бер Россия гражданкасы. 

Тунис Республикасына эш сәфәре азагында Рөстәм Миңнеханов аэропортка барганда Карфаген археология музеена кереп чыкты һәм безнең эрага кадәр IX гасырда финикийлылар нигез салган борынгы дәүләт калдыкларын карады. Карфаген музее – Тунис мәдәни мирасы өлеше һәм ЮНЕСКО тарафыннан саклана.


ТР Президенты Матбугат хезмәте