Алексей Песошин Кытайның “Хиквижн” компаниясе вәкилләре белән очрашты

15.10.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Кытайның “Хиквижн” (Hikvision) компаниясе вәкилләре белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Алексей Песошин Кытайдан килгән партнерларны сәламләп, республика КХР компанияләре белән хезмәттәшлекне һәм эшлекле элемтәләрне ныгытуга аерым игътибар бирә, дип ассызыклады.

“КХР - Татарстан Республикасының иң зур партнерларының берсе, - диде ул. - 2017 елда безнең ике яклы товар әйләнеше 565 млн АКШ доллары тәшкил итте”.

Алексей Песошин искә төшергәнчә, быел май аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Хиквижн” компаниясе вәкилләре белән очрашкан, очрашу нәтиҗәләре буенча хезмәттәшлекне үстерүгә караган йөкләмәләр бирелгән.

Алексей Песошин ассызыклаганча, барлык йөкләмәләр дә гамәлгә кертелү стадиясендә.

“Хиквижн” компаниясе вәкилләре “ICL-КПО ВС” компаниясендә, Казанда югары технологияләр өлкәсендәге технопарк - ИТ паркта, ТР Инвестицион үсеш агентлыгында булдылар.

“Безнең арада уртаклык бар, һәм безнең хезмәттәшлекне үстерергә кирәк”, - диде Алексей Песошин.

“Хиквижн” компаниясе вәкилләре алга таба республикада үзләренең бизнесларын үстерергә теләүләрен белдерделәр.

Очрашу барышында хезмәттәшлектә һәм үзара файдалы мөнәсәбәтләрне, Татарстан базарында урынын ныгытуда  компаниянең мөмкинлекләрен кыскача тәкъдир итү булды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.