Рөстәм Миңнеханов Мисыр мәдәният министры белән очрашуда: Мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек барыннан да элек көйләнер дип ышанам

15.10.2018

Бүген Мисыр Гарәп Республикасына эш сәфәре ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр мәдәният министры Инас Габдел Даим ханым белән очрашты, шулай ук Каһирә опера театрында һәм Милли музеенда булды. 

Рөстәм Миңнехановны Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова озата йөрде. 

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов кыскача Татарстан тарихы һәм мәдәнияты турында сөйләде. Инас габдел Даим ханым аеруча республика театрлары турында сорашты, элек ул Каһирә опера театрын җитәкләгән булган. Татарстан Президенты ассызыклаганча, Казан ел саен Федор Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивален, шулай ук Рудольф Нуриев исемендәге халыкара классик балет фестивален үткәрә. ТР Президенты министрны республикага чакырды. 

"Ышанам, мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек барыннан да элек көйләнер. Икътисадчылар һәм сәнәгатьчеләр озак уйлый һәм саный, ә сез - мәдәният эшмәкәрләре - аларга үрнәк булырсыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Мисыр мәдәният министрына республикадагы ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирас объектлары турында сөйләделәр - Казан Кремле, Болгар тарихи-археология тыюлыгы, Успение соборы һәм Свияжск шәһәр-утравында монастырь. 

Рөстәм Миңнеханов аерым Мисыр кинематографистларының Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашулары өчен рәхмәт әйтте. Фестиваль кысаларында быел Мисыр киносы көннәре үткәрелде, җиде фильм күрсәтелде. Безнең фестиваль һәм Шарм Әл-Шәйх кинофестивале арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. 

2019 елда Казан халыкара мөселман киносы фестивале язга планлаштырыла, ул "Россия - ислам дөньясы - KazanSummit» халыкара икътисадый саммитының мәдәни өлеше булачак. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.