Каһирәдә "Татарстан-Мисыр" эшлекле форумы узды

15.10.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Мисыр Гарәп Республикасына эш сәфәренең икенче көнендә Мисыр Сәүдә-сәнәгать палатасы федерациясе һәм Африка сәүдә-сәнәгать палаталары берлеге рәисе Әхмәт Әл Вакил белән очрашуы узды. 

Яклар үзара хезмәттәшлек юнәлешләре турында сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Мисырда Татарстанның югары технологияле продукциясе билгеле, шулар арасында "КАМАЗ" автомобильләре, Казан вертолетлар заводы продукциясе һәм башкалар. Бүген республика Мисыр белән нефть химиясе һәм машина төзү продукциясен Мисырга экспортлауны киңәйтергә кирәк, шул исәптән суднолар, автомобиль шиналары, компрессорлар, фармацевтика һәм медицина җиһазлары, авыл хуҗалыгы товарлары. Татарстанда исә Мисырдан җиләк-җимешкә, диңгез продуктлары, җиңел сәнәгать продукциясенә ихтыяҗ бар. 

"Россия-Мисыр мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Мисыр арасныда үзара багланышларны киңәйтү мөмкинлеге бар дип ышанам. Безгә сәүдә-сәнәгать палаталарыбыз арасында хезмәттәшлек өлкәсендә мөнәсәбәтләрне активрак үстерергә кирәк. Үзара файдалы хезмәттәшлек үстерүдә сезнең ярдәмегезгә өметләнәбез", - дип билгеләде Татарстан Президенты һәм  Әхмәт Әл Вакил әфәндене Мисыр эшкуарлары белән бергә Татарстанга чакырды. 

Шуннан Татарстан Президенты Мисыр Гарәп Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Әхмәт Антар белән "Татарстан-Мисыр" эшлекле форумын ачты. Рөстәм Миңнеханов Мисыр эшкуарларына Россия һәм Татарстанга карата игътибарлары өчен рәхмәт белдерде һәм 2019 ел язында узачак "Россия - ислам дөньясы: KazanSummit" халыкара икътисадый саммитына чакырды. 

Форум ахырында Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасы белән Мисыр Гарәп Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасы арасында үзара үзара килешкәнлек турында Меморандум имзаланды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.