Алексей Песошин: “Факел” фестивале бөтен ил күләмендә билгеле мәдәни күренешкә әверелде

14.10.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Газпром” ГАҖ  “Факел” фестивале ачылышында катнашты. Фестиваль кысаларында “Газпром” ГАҖ оешмаларының үзешчән иҗат коллективлары һәм башкаручылары чыгыш ясаячак.

Алексей Песошин үзенең сәламләү чыгышында билгеләгәнчә, Казан “Факел”ны икенче тапкыр кабул итә. Беренче тапкыр Татарстан башкаласында фестиваль 2006 елда уза.

“Ихлас ышанам, фестиваль сезнең өчен иҗади сәләтләрне күсәтү белән бергә, фикердәшләр арасында җылы мөнәсәбәтләр дә бүләк итәр”, - диде Алексей Песошин.

Зональ тур республика башкаласында 14-20 октябрьдә узачак. Бу чарада Россиянең 19 төбәгеннән, Белоруссия һәм Кыргызстаннан “Газпром” ГАҖ оешмаларының   1 меңгә якын вәкиле катнашачак.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.