Болгар ислам академиясе Әль Әзхәр Университеты белән хезмәттәшлек итәчәк

14.10.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр Гарәп Республикасына эш сәфәре кысаларында дөньядагы иң борынгы университетларның берсе Әль-Әзхәргә юнәлде. Татарстан Республикасы делегациясе составында Әль-ӘзхәрУниверситетына Болгар ислам академиясе президенты Камиль Исхаков һәм ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, мөфти Камиль хәзрәт Сәмыйгуллин, шулай ук Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте һәм Россия ислам институты вәкилләре дә барды.

«Мисыр Россия мөселманнары өчен гыйлемлелек һәм мәгърифәт үзәге булып тора. Әль-Әзхәрнең меңьеллык тарихы бар һәм ислам дөньясында иң абруйлы мәгариф үзәгеннән санала. Татарлар өчен ул һәрвакыт иң мөһим ислам белемнәре чыгагангы булып торды. Безнең дин галимнәре Зыя Камали, Муса Бигиев монда белем алганнар һәм үз өммәтләренә намус белән хезмәт иткәннәр», - диде Рөстәм Миңнеханов Әль-Әзхәр Университетында шәех Салих Әббәс белән очрашуда.

Әңгәмәсендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россиядә якынча 20 миллион мөселман яши һәм республика дини гыйлем, ислам традицияләре нигезендә рухи тәрбия мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Әль-Әзхәрне тәмамлаганнар Казандагы Россия ислам институты мөгаллимнәренең төп өлешен тәшкил итә.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстанда 1500гә якын мәчет эшләвен һәм 9 мәдрәсәдә, Россия ислам институтында һәм шәхсән Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән ачылган Болгар ислам академиясендә белем бирүне билгеләп үтте.

Университетта вакытта яклар мәгариф һәм фәнни багланышларны ныгыту турында фикер алыштылар. 

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Әль Әзхәр Университеты вәкилләрен Татарстан Республикасына килергә һәм 922 елда Идел Болгарында Ислам кабул итүне бәйрәм итүгә багышланган Изге Болгар җыены чараларында катнашырга чакырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте