Рөстәм Миңнеханов республика машина төзүчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

12.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Машина төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Машина төзелеше комплексы хезмәткәрләре Орган залында бәйрәмгә җыелдылар.

Тантана алдыннан Рөстәм Миңнеханов ТР машина төзелеше предприятиеләре продукцияләре күргәзмәсен карады. 

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан - Россиянең сәнәгый яктан үскән төбәкләре арасында. Ә республика икътисадының төп тармакларының берсе - машина төзелеше. Төбәктә самолетлар, вертолетлар, суднолар, җиңел һәм авыр йөк автомобильләре, компрессорлар җиһазлары җитештерелә. "Машина төзелеше - илебезнең куркынычсызлыгын тәэмин итүче оборона комплексы да", - дип билгеләде ул. 

“Машина төзелеше башкаласында бу бәйрәмне билгеләп үтү традициясе бар. Чаллыда илнең алдынгы машина төзелеше предприятиесе - “КАМАЗ” заводы урнашкан”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты республиканың сәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш керткән тармак ветераннарына рәхмәт сүзләре әйтте.

“Безнең ветераннар бай күпьеллык традицияләргә нигез салдылар. Бүген сезнең эшне белемле һәм талантлы белгечләр дәвам итә”, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Татарстан Президенты республиканың машина төзелеше производстволары вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.