Татарстан Президенты Чаллыда Террорчылыкка каршы комиссия утырышын уздырды

12.10.2018

Бүген Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Татарстанда Террорчылыкка каршы комиссия утырышын уздырды. Чара 41 нче урта мәктәптә узды. Утырышта Татарстанда Террорчылыкка каршы комиссия әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары һәм   федераль структураларның  территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, шулай ук кайбер мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты. 

Утырыш мәгариф оешмаларының террорчылыкка каршы якланышын тәэмин итү мәсьәләләренә багышланды.    

Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм ТККнең башка әгъзалары 41 нче мәктәпнең террорчылыкка каршы якланышы системасы белән таныштылар һәм тематик күргәзмәне карадылар. Татарстан Президентына хәбәр ителгәнчә, мәктәп кергән җирдә электрон турникет, саклау пункты, шулай ук күзәтү камералары һәм хәвеф сигнализациясе төймәсе белән җиһазландырылган.   

Рөстәм Миңнеханов утырышны ачып билгеләп үткәнчә, быел Россия Федерациясенең төрле субъектларында мәгариф оешмаларында мәктәп укучыларына һәм укытучыларга һөҗүм иткәннәр, бу мәктәп территориясендә укучыларның җитәрлек дәрәҗәдә якланышы булмауны күрсәтә һәм аны камилләштерү буенча өстәмә чаралар күрүне таләп итә. 

Төп нотык белән Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров чыгыш ясады. Рөстәм Гомәров нотыгында кайбер мәгариф оешмалары җитәкчеләре иминлекне тәэмин итү буенча җитәрлек чаралар күрмәүне билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәгариф оешмаларында террорчылыкка һәм криминаль күренешләргә каршы көрәшне камилләштерү чаралары турында мәгълүмат бирде. Быел бу чараларга дип 262 мәгариф оешмасына хәвеф сигнализациясе төймәсен һәм  120 оешмада тикшереп тору системаларын алу һәм урнаштыру өчен 34,7 млн. сум акча бүлеп бирелгән.  

Чаллы мэры Наиль Мәһдиев чыгышында мәгариф объектлары иминлеген тәэмин итүгә юнәлгән чаралар турында сөйләде. «Мәктәп картасы» республика проекты кысаларында мәктәпләрдә тикшереп тору системалары һәм барлык кергәннәрне һәм чыкканнарны исәпкә алучы керү идарәсе урнаштырылган.    

Иминлек өлкәсендә мәгълүмат технологияләрен гамәлгә кертү турында Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Дмитрий Вандюков чыгыш ясады.  

Азакта Татарстан Республикасы Президенты әлеге мәсьәләнең мөһимлегенә тагын бер кат басым ясады. Ул билгеләп үткәнчә, мәгариф объектлары  яклауны төзелеш һәм капиталь ремонт барышында тәэмин итү һәм керүне тикшереп тору буенча техник чаралар белән җиһазландыруга финанс чаралары биреп барыла, кирәк булса, өстәмә финанс чаралары да биреләчәк.

Рөстәм Миңнеханов республика хокук саклау органнары һәм башкарма хакимияте органнары җитәкчеләренә бу эшне махсус контрольгә алырга кушты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.