Казанга Көнчыгыш Казахстан өлкәсе хакиме Даниал Әхмәтов килде

11.10.2018

Татарстанга Казахстан  Республикасының Көнчыгыш Казахстан өлкәсе хакиме Даниал Әхмәтов җитәкчелегендә делегация килде.

“Казан” халыкара аэропортында Даниал Әхмәтовны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров каршы алды.

Татарстанда Казахстаннан килгән делегеция әгъзалары республиканың сәнәгать, инветицион һәм туристлык потенциалы белән танышуны планлаштыра.

Шулай ук иртәгә, 12 октябрьдә, Казан Кремлендә Даниал Әхмәтов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак.


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.