Рөстәм Миңнеханов Татарстанда граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен премияләр тапшырды

11.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Татарстанда граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен премияләр тапшырды. Танатана Казан Кремлендә узды.

Премия 2015 елда гамәлгә куелган. Ел саен коммерциячел булмаган оешмалар һәм РФ гражданнары җәмәгатьчелек таныган эшчәнлек һәм проектлар, граждан җәмгыяте өлкәсендәге фәнни тикәшеренүләр һәм  республикада граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә шәхси өлешләре өчен аның лауреатлары булалар.

«Татарстан – граждан җәмгыяте институтларын үстерү буенча илнең алдынгы төбәкләреннән берсе. Безнең республика конкурс йомгаклары буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән лидерлар өчлегенә керә. Без КБОларга дәүләт ярдәме рәвешләрен камилләштерүне дәвам итәчәкбез. Бу турыда без IV Республика коммерциячел булмаган оешмалары форумында килешкән идек», - диде Рөстәм Миңнеханов .

Ул билгеләп үткәнчә, премия лауреатлары республикада җәмәгать хәрәкәте үсешенә зур өлеш керттеләр. «Рифат Ганибаевны, Ольгу Тимуцны, Тимур Халиковны без күренекле иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре буларак беләбез», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасын да искә алды.   

«Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды, Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, уникаль. Оешма сукырларга ярдәм күрсәтә, башка мохтаҗларга булыша.  

«Мин барыгызны да лаеклы бүләкләүнүләрәгез белән котлыйм. Нык сәламәтлек, иҗтимагый эшчәнлегегездә яңа казанышлар телим», -диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.