Рөстәм Миңнеханов Казанның Соцгород микрорайонының тарихи объектларын карап чыкты

10.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның элегрәк Орджоникидзе бистәсе дип аталган Соцгород микрорайонының тарихи объектларын карап чыкты.  

Татарстан Президентын ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм республиканың башка министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.  

Олеся Балтусова хәбәр иткәнчә, күптән түгел Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы (28.04.2018 № 420 ОД) тарафыннан «Серго Орджоникидзе ис. (Соцгород) бистәсе» төбәк дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объекты статусында расланган. 

Аңлатмаларны Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты доцент Марсель Искәндәров һәм Соцгородта яшәүче Наталья Урейская биреп барды. 

Марсель Искәндәров хәбәр иткәнчә, Соцгород тарихы, аның объектларының архитектур үзенчәлекләре белән юнәлеш белгечләре генә түгел, гражданнар да кызыксына.  

Архитектор билгеләп үткәнчә, бу территориянең туристик потенциалы зур. Моның өчен тирәлекне төзекләндерү эшләрен башкарырга кирәк. 

Рөстәм Миңнеханов шунда яшәүчеләр белән очрашты. Казанлылар Татарстан Республикасы Президентына «Крылья Советов» паркына һәм Ленин ис. Мәдәният сараена ясалган ремонт өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Тагын Соцгород кешеләре Белинский скверына ремонт ясауны сорадылар. Рөстәм Миңнеханов бу ял зонасын яңартырга кирәклеге белән килеште.  

Татарстан Президенты сүзләренчә, тарихи территорияне төзекләндергәндә яшел киңлекләр системасын да саклап калырга кирәк.    

Серго Орджоникидзега куелган гипс һәйкәл 2 ел элек демонтажланган булган. Рөстәм Миңнеханов һәйкәлне торгызырга һәм элекке урынына урнаштырырга тәкъдим итте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.