Рөстәм Миңнеханов: STS-форум бик кирәкле һәм кызыклы

07.10.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәре кысаларында (2018 елның 7-8 октябре) «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» (STS-форум) халыкара форумы рәисе һәм гамәлгә куючысы  Кодзи Оми белән очрашты. Очрашу STS-форумы киңлекләрендә узды. 
2004 елда Кодзи Оми галимнәр, сәясәтчеләр, бизнесменнар һәм журналистлар өчен бердәм бөтендөнья челтәре булдыру максатларында «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» (STS-форум) халыкара форумына (коммерциячел булмаган оешма) нигез салган.
Рөстәм Миңнеханов Кодзи Оми әфәндегә очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде һәм аны 15 нче форумның уңышлы узуы белән котлады. Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, 4 нче ел рәттән ул бу форумда катнаша. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, форум бик кирәкле һәм кызыклы. Ул ассызыклаганча, форум кысаларында кузгатылган темалар: стволовой (үзәк) күзәнәкләр, 5G элемтә системасы, водород, робототехника һәм  электромобильләр – бик мөһим һәм актуаль темалар. ТР Президенты хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасының мондагы делегациясе зур. Эш программасында сессияләрдән һәм панель дискуссияләреннән тыш, STS-форум кысаларында зур эш программассы планлаштырылган, аерым алганда, «Рикен» институтында булу.
Кодзи Оми әфәнде, үз чиратында, Татарстанның дәүләт структуралары һәм хосусый компанияләре вәкилләренә «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» (STS-форум) халыкара форумы кысаларында активрак хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте. Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Кодзи Оми әфәндене һәм партнерларны Татарстан Республикасы белән киләчәк хезмәттәшлеккә чакырды һәм STS-форумына нигез салучыга Иннополис Университетында студентлар өчен лекция укырга тәкъдим итте. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.