Рөстәм Миңнеханов Япониянең «Рикен» эре табигать фәннәре институтында булды

07.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәре кысаларында Кобе шәһәрендәге «Рикен» эре физик-химик тикшеренүләр институтында булды.
Татарстан Президентын «Рикен» университетытының башкарма директоры Шигераки Като, «Рикен» институтының әйдәүче фәнни хезмәткәре, КФУның «Экстремаль биология» лабораториясе мөдире Олег Гусев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева,
Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм башкалар озата йөрде.
«Рикен» (япон телендә Рикагаку Кенкюшо –Физик-химия тикшеренүләр институты) – Япониянең 1917 елда нигез салынган эре табигать фәннәре институты. Хәзерге вакытта – бәйсез фәнни оешма, төрле илләрдән 3 000нән артык фәнни хезмәткәрне берләштерә.
«Рикен» физика, химия, биология, медицина, техник һәм компьютер фәннәре өлкәләрендә тикшеренүләр уздыра.
Университет вәкилләре Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары өчен «Рикен» университетының Динамик биосистемаларны тикшеренүнең фәнни үзәге (BDR) эше турында сөйләделәр һәм регенератив медицина буенча фәнни тикшеренүләрне тәкъдир иттеләр.
Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе әгъзалары регенератив медицина лабораториясен карап чыктылар, анда аларга, күзнең 3-d тукымасын кулланып, ремоделизация технологиясен күрсәттеләр.
Татарстан Республикасы Казан федераль университетының стратегик партнеры булган «Рикен» институты белән актив хезмәттәшлек итә. Моннан тыш, 2015 елның октябреннән «Рикен» һәм Казан компаниясе Эйдос-Медицина хирургик операцияләрне репетицияләү системасын эшләү буенча уртак проектны гамәлгә ашыралар.   
Рөстәм Миңнеханов уртак тикшеренүләр алып бару, стажировкалар оештыру һәм башка өлкәләрдә уртак тикшеренүләр буенча хезмәттәшлекне киңәйтергә тәкъдим итте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.