Рөстәм Миңнеханов: «ТАИФ» компанияләр төркеменең югары кредит рейтингы - җитди инвестицион ресурс

03.10.2018

Бүген Мәскәүдә "Россия энергетика атнасы" энергия нәтиҗәлелеге һәм энергетиканы үстерү буенча халыкара форумы кысаларында "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ 2033 елга кадәр исәпләнгән 240 млн. евролык Ойлер Гермес (Euler Hermes) иминият полисына озак сроклы кредит килешүен имзалады. Кредит линиясе чаралары "Сименс" белән 495 МВт куәтле яңа электр станциясен төзү проектын гамәлгә ашыруны финанслауга юнәлдерелә. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов катнаштылар. 

Кредитор - алты банктан торган консорциум, алар гомумән Германия Федератив Республикасыннан - Дойче Банк АГ (Deutsche Bank AG), ЮниКредит АГ (UniCredit Bank AG), Байрише Ландесбанк (Bayerische Landesbank), Ландесбанк Баден-Вюртемберг (Landesbank Baden-Wurttemberg), Германия үзәк кооператив банкы (DZ BANK AG).

Килешүгә имзаларын "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин һәм Дойче Банк АГ вәкиле Даниэль Шманд куйдылар. 

Рөстәм Миңнеханов журналистларга хәбәр иткәнчә, заманча нефть химиясе производстволары күп энергия таләп итә. "Энергия ресурслары бәясенә - технологик пар һәм электр энергиясе - күбесенчә конкурентлыкка сәләтлелек һәм инвестицияләр җәлеп итә алу бәйле", - диде ул. 

ТР Президенты ассызыклаганча, яңа электр станциясендә ягулыкны бәрәкәтле фадалана торган иң заманча җиһазлар була. "Без хезмәттәшләребезне котлыйбыз. Бу "ТАИФ", "Сименс". банк структуралары һәм иминят компанияләре белгечләренең зур эше нәтиҗәсе.Бүген килешү имзалау - Татарстан өчен генә түгел, ә илебез өчен дә бик әһәмиятле вакыйга", - диде ул. "«ТАИФ» компанияләр төркеменең югары кредит рейтингы - җитди инвестицион ресурс", - дип саный Рөстәм Миңнеханов. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.