Алексей Песошин "Алабуга" МИЗда яңа завод ачылышында катнашты

02.10.2018

Бүген "Алабуга" махсус икътисади зонасында үсемлекләр өчен субстратлар - туфрак һәм табигый кушылмалар катнашмасы җитештерүче Grodan заводы ачылды. Анда  Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Даниянең Россиядәге илчесе Карстен Сендергорд,  «ROCKWOOL International» өлкән вице-президенты Томас Келлер,  «ROCKWOOL Russia» генераль директоры Марина Потокер катнашты.

Завод "Алабуга" МИЗ резиденты, Даниянең җылылык изоляциясе җитештерүче Rockwoll компаниясе тарафыннан төзелгән. Проектка 500 млн сум инвестиция кертелгән. Бу заводны эшләтеп җибәрү импортны алмаштыру буенча бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк,  чөнки бүгенге көнгә кадәр субстратлар Голландиядән кайтарыла иде. Бу - дөньяда дүртенче, Россиядә беренче завод.

Алексей Песошин чыгышында бүген Татарстанның Россиядә әйдәп баручы сәнәгать үзәге булуын билгеләп узды. " Яңа завод ачу өчен Татарстанны сайлау республиканың киләчәктә сәнәгать продукциясе җитештерүен үстерүдә потенциалы зур булуын раслый”, - диде ул.

ТР Премьер-министры завод җитәкчелегенә уңышлар теләде һәм Grodan субстратларына базарда ихтыяҗ булыр, дигән ышаныч белдерде.

Grodan продукциясе  заманча теплица хуҗалыкларының җитештерүчәнлеген арттыруга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, су, ашламалар һәм мәйдан азрак кулланыла. Помидор үстергәндә су кулланышы 15 тапкыр кими.

Төзелеш подрядчысы - МИЗның бүлендек компаниясе - "Алабуга Девелопмент". Төзелеш 2017 елның сентябрендә башланган иде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.