Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәре кыла

27.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәренә килде. Эш сәфәре  барышында ул 4 шәһәрдә – Цзинань, Циндао, Яньтай һәм Тяньцзинь шәһәрләрендә булачак. 

Цзинаньда Татарстан Республикасы Президенты Шаньдун провинциясе җитәкчелеге белән очрашачак, «Татарстан-Шаньдун» бизнес-форумында чыгыш ясаячак һәм «Sinotruk» авыр һәм урта йөк машиналары җитештерү буенча эре компаниягә барачак. 

Циндаода Рөстәм Миңнеханов «Haier» компаниясе генераль директоры Чжан Жуйминь белән очрашырга һәм «Haier» индустриаль паркында кондиционирлау системалары җитештерү буенча «акыллы» завод эше белән танышырга ниятли. Яньтай шәһәрендә Татарстан Президенты «Wanhua Chemical» Кытай химия компаниясе җитештерүенә барырга һәм югары һәм яңа технологияләр зонасындагы Кытай-Россия технопаркында булырга җыена. 

Тяньцзиньдә Рөстәм Миңнехановка икътисадый һәм техник үсеш зонасының Тяньцзинь Көньяк портын тәкъдир итәчәкләр. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Бинхай күргәзмә павильоны районын карарга планлаштыра. 

Эш сәфәрендә Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Татарстанның әйдәүче предприятиеләре җитәкчеләре озата йөри .


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.