Минтимер Шәймиев: “Юллама ышаныч белән әйтелгән”

24.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.

Бу вакыйгага багышланган Дәүләт Советы утырышында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Утырыштан соң ул журналистлар белән аралашты.

“Республика җитәкчесенең Дәүләт Советына еллык Юлламасы кагыйдәгә һәм дәүләтчелек билгесенә әверелде. Безнең хәзер дөрес юл сайлавыбызга ышаныч барлыкка килде. Хәзерге этапта Татарстан үз юлын тапты һәм тормышның барлык өлкәләрендә, социаль-икътисади үсештә үзен ышанычлы сизә. Һәм без камилләшә барабыз. Юллама ышаныч белән сугарылган, хәзерге вакыттны һәм киләчәкне күзаллап, чынбарлык нигезендә ышаныч белән әйтелгән. Бу зур казаныш. Шул ук вакытта зур җаваплылык та, чөнки безнең республика Россиядә социаль-икътисади үсеш буенча алдынгылардан санала. Ышаныч бирә белергә кирәк, димәк безнең барлык фәнни-техник һәм кеше капиталын алга таба да уңышлы эшләү өчен тагын да күбрәк файдаланырга кирәк. Ышаныч бар”, - диде ул.

Татарстан Президенты бүген “Яңарыш” республика фонды эшенә аерым игътибар бирде.

Минтимер Шәймиев билгеләгәнчә, бу эштә Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнехановның ярдәме бик мөһим. “Нинди генә теләкләр белән янсаң да, андый ярдәмсез бөек эшләр эшләнми. Без яхшы эш этабын уздык, 10 елдан кимрәк вакыт өчендә күп эшләр эшләнде. Бу эш безне үзгәртә. Без аерым тәҗрибә тупладык, аны киләчәктә кулланырга кирәк. Бер сүз белән әйткәндә тукталып калырга ярамый, бигрәк тә республикабыз оешуга 100 ел тулуга барганда. Бу эш кешенең эчке, рухи халәте белән эшләнергә тиеш. Рухи дөнья социаль-икътисади үсеш белән бергә барганда тормышны яхшырта, ә без моңа лаек”, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте