Рөстәм Миңнеханов «Ростех» дәүләт корпорациясенең «Вооружение» кластеры директоры Сергей Абрамов белән очрашты

21.09.2018

Татарстан Республикасы белән  «Ростех» ДК арасында киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ростех» дәүләт корпорациясенең «Вооружение» кластерының индустриаль директоры Сергей Абрамов белән очрашуда фикер алышты. 

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин һәм башкалар катнашты.

Аерым алганда, билгеләп үтелгәнчә, Россия Федераль һава транспорты агентлыгы 2018 елның 6 сентябрендә авиахимэшләр башкару өчен Т-500 махсуслаштырылган һава судносына сертификат бирде.

Т-500 проекты «Ростех» дәүләт корпорациясенең «РТ-Химкомпозит» холдингына керүче Обнинск «Технология» ФҖП тарафыннан гамәлгә ашырыла, ул – планер очкыч өчен һәм пыяла кую өчен композит конструкцияләр әзерләүче. Очкычны Татарстан Республикасының «МВЕН» фирмасы әзерли.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.