Рөстәм Миңнеханов пилотсыз Яндекс таксие турында: Ышанам, якындагы берничә ел эчендә бу гадәти күренеш булачак

28.08.2018

Бүген Иннополиста Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Яндекс» компаниясенең Россиядәге генераль директоры Елена Бунина республикада пилотсыз транспорт үстерү турында килешү имзаладылар. Документ ИТ-шәһәрдә автомобиль йөрү өчен сынау зонасы булдыруны күз алдында тота. Иннополис – Европада көндәлек транспортта йөрүләр өчен файдаланылучы беренче шәһәр. 

Пилотсыз таксины беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы Президенты бәяләде. Йөреп кайтканнан соң Рөстәм Миңнеханов әлеге төр транспортның зур потенциалын билгеләп үтте. «Ышанам, якындагы берничә ел эчендә бу гадәти күренеш булачак. Пилотсыз транспортны үстерү өлкәсендә „КАМАЗ“ компаниясе дә эшли. Бүген бу технологияләр сезнең һәрберегез өчен мөмкин. Пилотсыз автомобиль ышанычлырак та әле. Мин автомобильдә профессиональ йөри һәм бәяли алам. Система бик йомшак эшли», - диде ТР Президенты. 

Иннополис – иң заманча шәһәр, диде Рөстәм Миңнеханов, әлеге статусны раслау буларак, Европада көндәлек транспортта йөрүләр өчен файдаланылучы беренче пилотсыз такси монда эшләтеп җибәрелә. Киләсе елга Казанда эшче һөнәрләре буенча Ворлдскиллс дөнья чемпионаты узачак, безнең башкала да пилотсыз транспорттан файдаланырга мөмкин», - диде ТР Президенты.

Иннополис сынау зонасында пассажирларны утырту һәм төшереп калдыру өчен биш урын билгеләнгән. Пилотсыз Яндекса автомобиле Иннополиста көн саен эшләячәк.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.