Рөстәм Миңнеханов «Молодая гвардия» һәм «Пламя» балаларны савыктыру лагерьларында булды

27.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Молодая гвардия» һәм «Пламя» балаларны савыктыру лагерьларында булды. 

ТР Президентын Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде. 

Казанның Киров районындагы «Молодая гвардия» спорт-савыктыру лагерына үткән гасырның 30 нчы елларында нигез салынган. Бу җәйне  лагерьда дүрт юнәлешле смена оештырылган. Барлыгы 1 мең бала ял иткән.

Рөстәм Миңнеханов лагерь территориясен карап чыкты, административ һәм йокы корпусларында булды. Лагерь җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, биналарның күбесе 60 нчы елларда төзелгән. Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, балалар лагеренда, зур кирпеч биналарга караганда, бер катлы агач конструкцияләр отышлырак күренәләр. Иң мөһиме – балаларның ялы өчен уңай шартлар тудыру һәм кирәкле санитар таләпләрне үтәү, диде ул.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов «Пламя» балаларны савыктыру лагерына юнәлде. Монда ел саен 1370 бала һәм яшүсмер ял итә.

«Пламя» мәйданы 60 мең кв. метрга җитә. 2009 елда монда капиталь ремонт ясалган, быел исә яңа баскетбол мәйданчыгы корылган. 

Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән 2014 елдан республикада балаларны савыктыру лагерьларына капремонт программасы гамәлгә ашырыла. Әлеге программа буенча ял итү оешмаларының 60%ы яңартылган.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.