Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итүдә: Нык гаилә – илебез нигезе, төбәкләр нигезе

27.08.2018

Нык гаилә – илебез нигезе, төбәкләр нигезе. Иң яхшы гаиләләр мисалында без ничек дус-тату яшәргә, балаларыңны яратырга һәм тардицияләрне сакларга кирәклеген күрсәтергә телибез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә уздырылган кабул итү тантанасында хәбәр итте. 

Казан Кремлендәге бу тантана Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Мңнеханова исеменнән уздырылды. 

Чара музыкаль пролог белән башланып китте. Сәхнәдә «Без бергә – Мы вместе!» шигаре астында бүгенге кабул итүдә катнашучы гаиләләр тормышыннан архив фотографияләре күрсәтелде.

Искәртәбез, Татарстаннан барлыгы 50 гаилә чакырылган. Һәр гаиләнең үз традицияләре һәм яшәү рәвеше.

Казан Кремлендә без ел саен республикабызның иң яхшы гаиләләрен чакырабыз, бу күркәм традициягә әверелде, бездә андый гаиләләр күп, әмма бу залда – иң яхшылары, без алар белән горурланабыз, аларны үрнәк итеп куябыз.  

Сезнең гаиләләр – республикабызның киләчәге, диде ТР Президенты, тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. Ул гаиләдәге мөнәсәбәтләре, күркәм традицияләрне саклап калулары өчен барысына да рәхмәт белдерде. 

«Нык гаилә – илебез нигезе, төбәкләр нигезе, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Сезнең гаиләләр мисалында без ничек дус-тату яшәргә, балаларыңны яратырга һәм тардицияләрне сакларга кирәклеген күрсәтергә телибез. Ышанам, сез киләчәктә дә балаларыгыз өчен үрнәк булып торырсыз, аннары алар да сезнең гаилә традицияләрен дәвам итәрләр».

Рөстәм Миңнеханов тантана барышында күп балалы әниләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды – «Ана даны — Материнская слава» медален.

«Ана даны — Материнская слава» медале белән Биектау мунициципаль районыннан сигез бала анасы Рәйсә Ниязова бүләкләнде. 

Аннары Алабуга мунициципаль районыннан биш бала тәрбияләп үстергән Наталья Сашинага медаль тапшырылды. Шуннан соң бу олы бүләккә Азнакай муниципаль районыннан биш бала анасы Зөлфия Калистратова лаек булды.

Җавап сүзендә Зөлфия Калистратова билгеләп үткәнчә, Татарстанның иң яхшы гаиләләре белән традицион очрашулар – кирәкле һәм әһәмиятле гамәл. Зөлфия Калистратова шулай ук барысын да киләчәк Республика көне белән котлады һәм бөтен гаиләләргә дә гаилә бәхете теләде. 

Тантананы концерт программасы дәвам итте.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.