Рөстәм Миңнеханов Казанда Red Bull Air Race авиатамашасында булды

25.08.2018

Бүген Казанда Казансу акваториясе өстендә  Red Bull Air Race авиаузышлары буенча дөнья чемпионатының чираттагы этабы башланып китте. Төп күзәтү урыны «Казан» гаилә үзәге булды.

Ярышларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федераль һава транспорты агентлыгы җитәкчесе Александр Нерадько, Red Bull Air Race генераль директоры Эгенрик Вольф, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов карадылар.

Австриянең Винер-Нойштадт шәһәрендә булачак киләсе этапка чыгу хокукына ирешү өчен Казанда ике көн эчендә Master классында 14 очучы һәм  Challenger классында 6 очучы ярышачак.

Тагын Рөстәм Миңнеханов очышларны тикшереп тору манарасына да күтәрелде. Татарстан Республикасы Президентына хәбәр ителгәнчә, жюри әгъзалары җиңүчене берничә күрсәткеч буенча билгелиләр: трассаны үтү тизлеге, узыш очкычларына идарәнең төгәллеге һәм осталык. Аерым алганда, очуыларга стартта тизлек лимитын арттырган өчен штраф секундлар да  салынырга мөмкин (370 км/ч).


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.