Татарстанда якынча 800 мең га мәйданнар суктырылган, 2,15 млн. тонна иген суктырып алынган

18.08.2018

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыюның барышы турында сөйләде.  

Республикда язгы бөртекле культураларны җыю дәвам итә. Бүгенгә якынча 800 мең га мәйданнар суктырылган, ягъни 56% (кукуруздан башка) 2,15 млн. тонна иген суктырып алынган.

Республика буенча уртача уңыш – 27,2 ц/га (2017 елда – 35,5 ц/га).

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, тулаем быел уңыш әлләни күп түгел, үткән елның шушы чорына карата минус 8,5 ц/га.

Районнар буенча күрсәткечләр түбәндәгечә: Азнакай районы – 23%, суктырылган – 25 мең тонна, Кукмара районы – 23%, суктырылган – 16 мең тонна, Ютазы – 18%, суктырылган – 10 мең тонна, Саба – 17%, суктырылган – 11 мең тонна.

Республикада августта урып-җыю эшләре тәмамланырга мөмкин, диде министр, Чирмешән (10% җыелган, суктырылган 5 мең тонна), Питрәч (җыелган 12%, суктырылган 8 мең тонна), Кама Тамагы (җыелган 7%, суктырылган 2 мең тонна), Кайбыч (җыелган 9%, суктырылган 5 мең тонна) районнарында эшләрне тизләтергә кирәк.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, бу чор – басуларның һәм хуҗалыкларның уңышын анализлау өчен әйбәт. Республикада уртача уңыш  27 ц/га булган килеш, Зәй (39 ц/га), Актаныш (35 ц/га), Сарман (35 ц/га), Нурлат (33 ц/га), Тәтеш һәм Тукай районнары (32 ц/га) югары күрсәткечләргә ирешәләр.

Урып-җыю белән бергә уҗымнарны чәчү эшләре дә бара.  

Быел 2 млн. гектарда туңга сөрү эшләре дәвам итә. 50 мең гектардан артык җирләрне сөрергә кирәк булачак. 

«Көздән яхшы әзерләнгән туфрак бөртеклеләр уңышын 20%ка кадәр арттырырга мөмкин», - диде Марат Әхмәтов.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, минераль ашламалар кертүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Ул бу җәһәттән Сарман, Зәй районнарын яхшы яктан телгә алды. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу районнарның тәҗрибәсен өйрәнергә һәм башка муниципалитетларда да таратырга кирәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.