Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре кысаларында сәнгать осталары концертын карады

17.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кылды. 

Эш сәфәренең төп максаты – Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәрендә катнашу. 

Искәртәбез, Россия башкаласында гадәткә әверелгән һәм 2018 елның 15 августыннан 17 августына кадәр узучы Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре программасы бай.

Аерым алганда, бүген, 17 августта, Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Новокузнецкая скверында куелган бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Рөстәм Миңнеханов аннары күренекле халыкара журналист һәм Көнчыгышны өйрәнү галиме-гарәпче Фәрид Мостафа улы Сәйфел-Мөлеков һәйкәлен ачуда ктанашты (Данилов зираты). Тантанада шулай ук Мәскәү һәм Татарстан Хөкүмәте, дипломатик корпус вәкилләре, журналистның гаиләсе әгъзалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты. 

Һәйкәл Татарстан Республикасы ярдәмендә куелды. Проект авторлары –Строганов ис. Мәскәү сәнгать-сәнәгать академиясен тәмамлаган, скульптор Рим Акчурин һәм «Гранит» ҖЧҖнән архитектор Нина Жернакова. Проект Сәйфел-Мөлеков гаиләсе белән килештерелгән. 

Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәренең төп вакыйгасы   Татарстан сәнгать осталарының гала-концерты булды, ул Мәскәү Халыкара музыка йортында узды (Светланов залы).

Чара Россия халыклары арасындагы дуслыкны, татулыкны һәм үзара ихтирамны, төбәкләр арасындагы үзара тыгыз социаль-икътисадый һәм мәдәни багланышларны чагылдырды. Тантанага Россия Федерациясе Президенты Администрациясе, Россия һәм Мәскәү Хөкүмәте, министрлыклар һәм ведомстволар, чит илләрнең дипломатик корпусы вәкилләре, республиканың эшлекле партнерлары, Мәскәүдәге «Татарстан якташлык» җәмгыте әгъзалары чакырылган иде. 

Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәрен оештыручылар – Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. 

Чарада Мәскәү мэры Сергей Собянин да катнашты. Сәхнәдән ул Татарстан Республикасы вәкилләрен килчәчәк Республика көне белән котлады һәм төрле өлкәләрдә күпьеллык хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. 

Сергей Собянин ил башкаласы тормышына һәм Мәскәү белән Татарстан арасындагы багланышларга керткән өлешләре өчен башкаланың күренеле кешеләренә Мәскәү мэрының Рәхмәт хатларын тапшырды. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике төбәк – Мәскәү белән Татарстан арасында – икътисад, фән һәм туризм өлкәсендәге уртак эшнең мөһимлеге турында сөйләде. 

«Мәскәү – Татарстан өчен стратегик базар. Тәкъдим ителгән статистика буенча Татарстаннан 70 миллиард сумнан артык продукция ел саен Мәскәүгә китерелә. Һәм мин ышанам, без киләчәктә дә товар әйләнешен арттырырбыз. Бу машина төзелеше продукциясе дә, шул исәптән электробуслар, һәм нефть химиясе продукциясе һәм башкалар», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты аерым ассызыклаганча: Мәскәү республика өчен күп проектларны гамәлгә ашырганда үрнәк булып тора. Аның сүзләренчә,  һәрчак, монда килгән саен, татарстанлылар яңалык күрәләр һәм аны үзләрендә тормышка ашыралар.  

Татарстан Президенты шулай ук ике төбәк арасында мөнәсәбәтләрне ныгытуга керткән өлешләре өчен мәскәүлеләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.