Казанда Татарстан Президенты "Фирма "МВЕН" авиапредприятиесендә булды

16.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда "Фирма "МВЕН" авиапредприятиесендә булды.Предприятие ике юнәлештә эшли - төрле парашют системаларын серияле рәвештә җитештерү, шул исәптән экипажларны коткару өчен тиз эшләүче парашют системалары (БПС), икене юнәлеш - полимер-композит материалларыннан очу аппаратларын җитештерү. 

Рөстәм Миңнеханов производство мәйданнарын карады, тәҗрибә производствосын, җиһазларны, цехларны карады.

"Фирма "МВЕН" ҖЧҖ генераль директоры Виктор Ермоленко Рөстәм Миңнехановка самолетлар төзү өлкәсендәге эшчәнлек турында сөйләде. Бүген предприятиедә МВЕН-2 "Фермер" җиңел авыл хуҗалыгы самолеты җитештерелә. Кырларга сиптерү өчен МВ-500 самолеты да бар. МВЕН-2 "Фермер"га караганда ул авырырак йөк күтәрә ала. 

Шулай ук ТР Президентына күп максатлы дүр урынлы МВЕН-3 "Мурена" самолетын да күрсәттеләр, аның официаль презентациясе быел август аенда "АКТО" күргәзмәсендә узды. "МВЕН" белгечләре яңа турбореактив бизнес классындагы Е-020 самолетын төзү эше дә дәвам ителә. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов предприятие җитәкчелеге, республика министрлыклары вәкилләре белән Татарстанда кече авиацияне үстерү өлкәсендә мәсьәләләр турында фикер алыштылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.