Рөстәм Миңнеханов "Ту-22М3М" самолеты презентациясендә катнашты

16.08.2018

Бүген С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында "Ту-22М3М" самолетын очышлар-сынау станциясенә чыгаруга багышланган тантана узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бачаров, РФ Һава-космос көчләренең Ерак авиация командующие Сергей Кобылаш, "Берләшкән Авиатөзелеш Корпорациясе" ГАҖ президенты Юрий Слюсарь һәм башка рәсми затлар катнашты. 

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген Казан авиация заводында уңай якка үзгәрешләр бара, производство куәтләрен яңарту һәм җиһазландыру эше бара. 

"Бүген ышанып әйтеп була: Казан авиация заводы - мөмкинлекләре яхшы булган заманча предприятие", - диде ТР Президенты. 

Татарстан Президенты ассызыклаганча, оборона оешмаларында "Ту-22М3М" модернизацияләнгән ракета йөртүче-бомбалаучы самолетында ихтыяҗ бар. 

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга Россия Федерациясенең оборонага сәләтлеген ныгыту мәсьәләләренә игътибар итүе өчен рәхмәт сүзләрен әйтте. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. 

Чарада Рөстәм Миңнехановка Авиатөзүчеләр берлегенең мактаулы знагын һәм Ту-22М3М самолеты моделен тапшырдылар. 

Яңа машинда тулысынча авионикасы алыштырылган, бу аның очу ераклыгын һәм сугышка сәләтлеген арттыра. Якын арада машинаны җирдә сынап карыйлар һәм беренче очуга әзерли башлыйлар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.