Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Эшкуарлык советы турында: Эшкуарлар белән болай эшләү рәвешен федераль дәрәҗәгә дә күчерергә мөмкин

15.08.2018

Бүген Казанда («Пирамида» ККК) Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының тугызынчы киңәйтелгән утырышы узды. Чара итернет челтәрендә турыдан-туры трансляцияләнде.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте. Россия Икътисадый үсеш министры урынбасары Савва Шипов утырышның кунагы булды.

Татарстан Республикасы Президенты белән аралашу өчен барлыгы 250 эшкуар чакырылган иде.

Рөстәм Миңнеханов утырышны ачып билгеләп үткәнчә, өч ел рәттән третий чиновниклар кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре белән ачыктан-ачык аралашу өчен җыелалар. Бүгенге утырыш тугызынчысы. 

Бүген бизнесменнер алдына килеп баскан мәсьәләләрне бергәләшеп хәл итәргә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, фикер алышуга чыгарылган мәсьәләләрнең шактые федераль структураларга кагыла. Рөстәм Миңнеханов Россия Икътисадый үсеш министры урынбасары Савва Шиповка бу мәсьәләләрне караганда катнашуга ризалык биргәне өчен рәхмәт белдерде. 

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, эшкуарлар белән болай аралашу рәвешен федераль дәрәҗәгә дә күчерергә мөмкин – чөнки күтәрелүче проблемалар бөтен ил өчен дә актуаль.

Үз чиратында Савва Шипов Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре белән бу аралашу форматын уңай бәяләде.   

Савва Шипов эшкуарлык климатын яхшырту өчен федераль дәрәҗәдә көн тәртибенә чыгарылучы төп бурычлар турында сөйләде.  

Утырыш барышында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршында вәкаләтле вәкил итеп Тимур Нагуманов 5 ел срокка билгеләп куелган.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген эшлекле климат буенча тикшеренүләр нигезендә республиканың мунициципаль районнары рейтингы тәкъдим ителәчәк. «Районнар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм – ситуацияне ачуланмыйча гына кабул итегез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Эшлекле климатны болай өйрәнү эше киләчәктә дә уздырылачак. Бу җәһәттән бер нотык бар инде. Барлык проблемаларга да игътибар итәргә кирәк». Рөстәм Миңнеханов фикеренчә,    рейтинг нәтиҗәләрен түбәндәгечә итеп – шикаятьне бүләк буларак кабул итәргә.

Төп нотык белән Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршында вәкаләтле вәкил итеп Тимур Нагуманов чыгыш ясады. Барлык проект төркемнәре белән sovet.tatarstan.ru проект порталында танышырга мөмкин.

Бүген фикер алышуга дүрт проект төркеме чыгарылды. Беренчесе –индустриаль паркларны үстерү турында. Икенчесе – санитар зоналар урнаштыру турында, бу тема барлык эшкуарларга да кагыла. Өченче төркем Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының экологлар квалификациясенә карата таләпләрен хәл итү буенча эшләгән. Соңгы төркем темасы транспорт иминлеге һәм «ГЛОНАСС» транспорт системалары җайланмаларына багышланган.

Тимур Нагуманов республикада эшлекле климат рейтингы турында хәбәр итте.

Һәр муниципалитетта сорашып белешүләр уздырылган. Анализ өчен һәр районда 100 эшкуар сайлап алынган, Чаллыда – 1200 һәм Казанда 2600. Сораштырылганнар арасында 69%ы микробизнеска карый, әйләнеш аларда   елна 60 млн сум. 11%ы - эре бизнес, 22%ының штатында 100 кешедән артык, 25%ының – 16дан 100 кешегә кадәр, 53%ы – штаты зур булмаган компанияләр.

Сораштырылганнарның 52%ы үткән яртыеллыкта бизнес өчен шартлар начарайды, дип белдергән.  

33% эшкуар киләчәк яртыеллыкта шартлар начараер дип көтә. 

5 районда гына бизнес кәефе яхшырган: Буа, Зәй, Тукай, Аксубай һәм Түбән Кама районнарында.

Түбән Камада, Кама Тамагында һәм Мөслимдә бизнес актив дәрәҗәдә.

Апас, Азнакай һәм Сарман районнарында бизнес активлыгы түбән.

Татарстан Республикасында рейтинг нәтиҗәләре белән төгәлрәк http://ombudsmanbiz.tatarstan.ru/rus/issledovanie-delovogo-klimata-v-munitsipalitetah.htm танышырга мөмкин.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.