Рөстәм Миңнеханов Буа районында урып-җыю эшләре барышы белән танышты

14.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районында урып-җыю эшләре барышы белән танышты/ 

Искәртик, бүген Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районында булды, шуннан ТР Президенты Буа кырлары өстеннән очып узды. 

Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Олы Фролово, Черки-Килдураз, Бик-Ути, Кыр-Таугелде, Яңа Чәчәкаб, Лашчы Башы ёщм башка авыллар кырларын карадылар. 

Кыйят авылы янында Рөстәм Миңнеханов авыл зуҗалыгы хезмәткәрләре белән очрашты. 

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры иң яхшы комбайнчыларны республика һәм муниципаль дәрәҗәдә бүләкләр системасы турында кыскача гына сөйләде.

Урып-җыю кампаниясе барышы белән Буа районы башлыгы Марат Җаббаров таныштырды. Аның сүзләренә, быел урып-җыю кампаниясе 24 июльдә старт алган. 13 августта районда бөртекле һәм кузаклылар мәйданының яртысыннан артыгы - 55,1 меңнән 28,4 мең гектарында (51,5 процент) суктырылган. 70,7 мең тонна бөртек суктырылган, уңыш гектардан уртача 24,9 центнер чыга.

Районда терлек азыгы әзерләү бара, кырларда салам җыела. Уҗым чәчүгә якынча 20 мең гектар җир әзерләнгән.

Татарстан Президентына шулай ук районда мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрү, мини-ферма һәм фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар үсешенә ярдәм итүдә кайбер республика программаларының тормышка ашырылуы барышы турында әйттеләр.

Рөстәм Миңнеханов “Кыят” җәмгыяте ындыр табагы мисалында орлыкны саклау эше белән танышты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.