Татарстанда мәйданнарның 35 проценты суктырылды, ягъни 512 мең гектар, 1,5 млн. тонна, уңышлылык - 28,5 ц/га

11.08.2018

Татарстан Республикасы кырларында урып-җыю эшләре барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Татарстанда бүгенге көнгә мәйданнарның 35 проценты суктырылды, ягъни 512 мең гектар, 1,5 млн. тонна, уңышлылык - 28,5 ц/га (2017 елда - 38,9 ц/га).

Уҗымнар 87 % мәйданда җыелган, уртача уңышлылык - 29,2 ц/га. Бу көннәрдә уҗым җыю тәмалманырга тиеш, диде Марат  Әхмәтов. 

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, республикада арпа 17 % мәйданда җыелган, уртача уңышлылык - 28,6 ц/га.

Районнар арасында югары күрсәткечләр Нурлат районында (18 мең гектар җирдә уңыш суктырылган - 63 мең тонна, уртача уңышлылык - 35,2 ц/га), Әлки районында (55%, ягъни 20 мең га, 64 мең тонна, уңышлылык – 31,6 ц/га), Чистай районында (45%, 62 мең тонна), Тәтеш районында (48%, ягъни 22 мең га, 73 мең тонна).

Аерым Марат Әхмәтов Сарман районын мактады, анда 47 % мәйданда уңыш җыелган, 80 мең тоннадан артык суктырылган. 

Уңыш җыю эшләре югары темпта Апас, Әлки, Буа, Чүпрәле, Зәй районнарында бара, анда уңыш 40 %тан артык мәйданда җаелган. 

Ә Бөгелмә, Менделеевск, Алабуга, Питрәч, Балык Бистәсе, Минзәлә районнарында уңыш җыю эшләре барышы акрын бара, аларның әле уҗым җыелмаган. 

Марат Әхмәтов сүзләренчә, Россия Федерациясендә гомумән уңышлылык бер атнада 3,2 ц/гектарына кимеде. 

Министр сүзләренчә, ыбел уҗым уңышы яхшы, сабан культураларының уңышы җәйге һава торышы аркасында кимрәк була. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, кичә, 10 август көнне, ул берничә районда булган һәм уңыш җыю эшләрен бәяләгән. Ул аеруча Зәй һәм Сарман районары эшен югары бәяләде. "Әлеге районнар югары күрсәткечләргә ирешә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Аларның тәҗрибәләре бар, без алар тәҗрибәсен кулланырга тиеш. Мондый уңай эшне башка районнарга да кулланырга кирәк!". 

Ә артта калган районнарда Рөстәм Миңнеханов нинди авырлыкларга дучар булуларын белергә, һәм, бәлки, ярдәм итәргә тәкъдим итте. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.