Рөстәм Миңнеханов "Мин күкләрне сайлыйм!" авиация бәйрәмендә: Төп бурычыбыз - авиатөзүче һөнәрен популярлаштыру

10.08.2018

Бүген Татарстанда "Казан" гаилә үзәге территориясендә "Мин күкләрне сайлыйм!" VI авиация бәйрәме ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Бәйрәм Россия Һава флоты көне уңаеннан үткәрелде, ул ел саен дистәләгән мең кешене җыя. Татарстанлылар Казан күгендә легендар Россия бомбардировщикларын, заманча очу аппаратларын, самолетлар һәм җиңел авиация машиналарын күрә ала. 

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан Республикасы - авиация сәнәгате алга киткән төбәк. "Безнең гаять көчле мәгариф кластеры, эре производство базалары: авиация, вертолетлар, моторлар төзү, җиһазлар җитештерү предприятиеләре бар", - дип ассызыклады ул. 

Авиа-бәйрәмнең төп макстаы, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, авиатөзүче, очучы, конструктор һөнәрләрен популярлаштыру. "Бүген илебездә авиация тармагы - өстенлекле тармак. Гражданнар продукциясе турында да, Россиянең оборонага сәләтлеге турында да сүз бара. Казан бу эштә һәрчак лидер иде", - дип белдерде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов ветераннар салып калдырган нигез үсәчәгенә ышандырды. Шуны Горбунов ис. Казан авиация заводында, Казан вертолетлар заводында, Казан моторлар җитештерү берлегендә алып барыла торган модернизация исбатлый. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.