Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Ташкент өлкәсе Хакиме Гөлемҗан Ибраһимов белән уртак проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләште

09.08.2018

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе Хакиме Гөлемҗан Ибраһимов белән очрашты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Ташкент өлкәсе - Үзбәкстанның алдынгы төбәкләренең берсе. Татарстан үзара элемтәләрне киңәйтү яклы. "Безнең быле май аенда имзаланган хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру чаралары планы әзерләнә. Документта бөтен өлкәләр дә каралган: сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни өлкәләр", - дип хәбәр итте очрашудан соң Татарстан Президенты. 

"Юл картасы"нда каралган проектларның берсе - өлкә территориясендә "Химград" Татарстан технополисы филиалын ачу. "Без Ташкент өлкәсе белән әлеге оешманы бергә булдырырга телибез. Ташкент өлкәсе ягы кирәкле инфраструктураны тәэмин итә", - диде ТР Президенты. 

Тагын бер хезмәттәшлек юнәлеше - "Эйдос-Медицина" компаниясе проекты, Ташкент өлкәсендә Үзбәкстан өчен медик робот-симуляторларны җыю производствосын ачу тәкъдим ителә. "Үзбәкстан җитәкчелеге әлеге технологияләрне кулланырга тели", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Шулай ук сәүдә өлкәсендә элемтәләрне җайга салу планлаштырыла: Ташкент өлкәсеннән продукцияне күпләп Татарстанга сату һәм Татарстан продукциясен Үзбәкстан базарына чыгаруны оештыру. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу процессларны оештыру өчен махсус структура булдырылачак. 

Гөлемҗан Ибраһимов ассызыклаганча, соңгы ел ярымда Татарстан Республикасы белән Ташкент өлкәсе арасында эчтәлекле эңгәмә алып барыла, бүген уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. 

Шулай ук Ташкент өлкәсе Хакиме сүзләренчә, Казанга визиты кысаларында «Авиакосмик технологияләр, хәзерге заман материаллары һәм җайланмалары» ХI халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә катнашкан. "Мин беренче кат монды форматтагы күргәзмәдә булдым. Миңа бик ошады. Иң мөһиме - без Татарстаннан чит илнекеләрдән ким булмаган яңа технологияләр булдыручы яшьләрне күрдек", - диде ул. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.