Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районы авыл хезмәтчәннәре белән очрашты

08.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләренең барышы белән танышу өчен Алексеевск муниципаль районына эш сәфәре кылды. Сәфәрендә аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Алексеевск  районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов озата йөрде. 

Район җитәкчесе хәбәр иткәнчә, бүгенгә 230 га уҗым арышы суктырылган, игенчеләр 612 тонна бөртекле ашлык җыеп алган, уңыш 26,6 ц/га. Уҗым бодае 16,4 мең га мәйданда җыелган, 51,3 мең тонна иген суктырылган. Уртача уңыш - 31,4 ц/га.

Барлыгы Алексеевск районында 8 августка авыл хуҗалыгы мәйданнарының 40%ы җыелган (20,2 мең га). 60,3 мең тонна уңыш амбарларга җибәрелгән. Көн саен амбарларга 4,5 мең тонна бөртекле ашлык кереп бара. Басуларда 90 комбайн эшли. 

Марат Әхмәтов белдергәнчә, Әлки, Спас һәм Алексеевск районнарында өч ай эчендә барлыгы 50 мм явым-төшем булган. Барлык агротехника нормаларын үтәгәнгә күрә, уҗым культуралары буенча яхшы уңыш алып булды, диде  министр. 

Әңгәмә барышында район кешеләре Рөстәм Миңнехановка су белән тәэмин итү системасын яңартуны һәм төзәтүне сорап мөрәҗәгать иттеләр.  

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, атна башында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев РФ Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы президиумы утырышын уздырган, анда бу мәсьәлә дә күтәрелгән.  

«Утырыш барышында мин бу мәсьәлә турында сөйләдем һәм җитди инвестицияләрсез аны хәл итү мөмкин түгеллеген җиткердем, - диде  Татарстан Республикасы Президенты. - Әлбәттә без, „Чиста су“ республика программасын дәвам итәчәкбез, һәр ел саен без бу максатларга 600-700 млн. сум акча җибәрәбез. Бу теманы федераль дәрәҗәдә дә күтәрәчәкбез».


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.