Чистайга эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Белый Кремль» сыра заводын карап чыкты

08.08.2018

Бүген Чистай муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Белый Кремль» сыра заводын карап чыкты.

Рөстәм Миңнеханов яңа предприятиенең җитештерү мәйданчыкларында булды, эшләтеп җибәрү эшләренең тәмамлануы белән танышты, заманча җайланмаларга бәя бирде.  

Татарстан Республикасы Президенты «Татспиртпром» АҖ башкарма директоры Ришат Хәсәнов озата баруында җитештерү территориясен карады, заводның гомуми мәйданы 153 мең кв. метр, аннары ул хезмәткәрләр белән аралашты. 

Рөстәм Миңнехановка «Татспиртпром» АҖнең рекордлы срокта «Белый Кремль» сыра заводын төзү буенча эре проектны гамәлгә ашыруы турында сөйләделәр.

Гомуми мәйданы 153 мең кв. метр  булган әлеге завод «Чистай» индустриаль паркы мәйданында 2017 елның июнендә төзелә башлаган, 2018 елның июнендә беренче сыра кайнатылган.

Объектны «Юнионстрой плюс» компаниясе төзегән.

«Krones AG» немец компаниясе заводка җайланмалар китергән. 

Заводның җитештерү куәте – елына 10 млн. декалитр. Предприятиедә 270 яңа эш урыны булдырылган.

«Татспиртпром» АҖ «Кронес» фирмасының немец җайланмаларын коммерциячел куллану хокукын алган.

Проект хакы 5,6 млрд. сум итеп бәяләнә.

Завод ассортиментында «Старая Казань», «CZ», «Кама», «Жигулевское» брендлары һәм флагманы «Белый Кремль». «Белый Кремль» алкогольсез сырасы заводының үз продукциясе линейкасын эшләтеп җибәрәчәк. Моннан тыш, үз брендлары булачак, «Татспиртпром» лицензиар «König Ludwig International GmbH & CO. KG» (KLI) сыра кайнатачак.  

«Белый Кремль» Татарстан Республикасында сәнәгать туризмын үстерүче беренче завод булачак. Заводта сыра музее төзелгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.