Татарстан Президенты Мамадышта яңа бассейн ачуда катнашты

08.08.2018

Бүген Татарстанда бер юлы 7 яңа капланган йөзү бассейннары ачылды: Апас, Югары Ослан, Түбән Кама, Питрәч,Мамадыш,Тукай һәм Теләче районнарында. Мамадыш районының административ үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында спорт объекты тантаналы рәвештә ачылды. 

Шулай ук чарада "ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе" ДКУ директоры Марат Айзатуллин, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов катнаштылар. 

Бөтен бассейннар да бер проект буенча төзелгән. Объектта олылар һәм балалар өчен аерым бассейннар бар. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары да йөкү белән шөгыльләнә ала. Бассейн тәүлегенә 396 кеше кабул итә ала. Объектлар аз хәрәкәт итә ала торган кешеләр өчен дә җайлаштырылган: киенү бүлмәсе, суга төшерү җайланмасы да бар. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, бүген республика халкына спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар бар. Төбәктә 223 бассейн эшли, 214-е ябык типтагы. "Бүген без җиде яңа бассейн ачабыз. Ай ахырына кадәр тагын Әтнә районында бассейн ачыла. Биредә бөтен уңайлы шартлар тәэмин ителгән. Ышанам, әлеге объектлар халыкта популяр булачак", - диде ТР Президенты. 

Халыкара йөзү федерациясе президенты (FINA) Хулио Маглионе видеосәламләү җибәргән. Ул ассызыклаганча, Татарстан елдан-ел су спорт төрләре традицияләрен саклап кына калмый, ә арттыра бара. "Без күрәбез, республикада җитди эш алып барыла, киләчәк чемпионнар өчен җитди шартлар бар. Бүген Татарстанның төрле почмакларында бер юлы 7 бассейн ачыла. Әлеге объектлар халык сәламәтлеге өчен бик кирәк", - диде ул. 

Телекүпер аша Апас, Кама Тамагы, Теләче, Югары Ослан һәм Кругло Поледа бассейннар ачылуы игълан ителде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.