ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы: 118 меңнән артык татарстанлының социаль хезмәтләргә хокукы бар

07.08.2018

Татарстанда 118 мең 667 кешенең социаль хезмәтләр җыелмасын дару итеп алырга хокукы бар. Барлыгы федераль регистрда республиканың 337 мең 466 кешесе тора. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков хәбәр итте.

Федераль бюджет хисабына кирәкле дарулар белән тәэмин итү программасы 2005 елдан гамәлдә, дип искә төшерде министр.

“Федераль ташламалар алучылар исәбенә сугышта катнашучылар, барлык төркемдәге инвалидлар, инвалид балалар, блокадада булучылар керә. Программада катнашучыларның 90%ын инвалидлар тәшкил итә”, - дип белдерде Марат Садыков.

Аның сүзләренчә, программаны гамәлгә ашыруда Татарстанның 260 сәламәтлек саклау учрежденисе катнаша. Бу программа буенча 159 махсуслаштырылган аптека дарулар җибәрә.

Федераль программаны финанслауның күләме быел 1,6 млрд сум тәшкил итә, дип ассызыклады министр.

 


“Татар-Информ” МА