Татарстанда 1 млн 321,5 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылды

04.08.2018

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге  инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2018 ел башыннан 796 тикшерү уздырылган. Хезмәт кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен  10 млн 115 мең сумга 268 карар чыгарылган. Бу мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык районнары белән Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин уздырды.

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, 3 августка республикада 1 млн 321,5 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 55%ын тәшкил итә.

Социаль ипотека программасы буенча ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды статистика органнарына 2 мең 831 фатирлы 10 йорт буенча хисап бирде.

2018 елда аренда торагы программасы кысаларында 545 фатирлы 182 торак йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы кысаларында 19 ветеран өчен 9 йорт төзелә.

2018 елда 297 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла.

Күп фатирлы инвестицион торак төзелеше программасы буенча 120 йортның бүгенге көнгә 72се файдалануга тапшырылган.

Авыл клублары төзелеше пограммасы кысаларында 2018 елның 3 августына Зәй һәм Мамадыш районнарындагы ике объектта эшләр төгәлләнгән.

2018 елның 3 августына фельдшер-акушерлык пунктлары төзелеше буенча 28 муниципаль районда 44 объектның 28ендә эшләр бара.

Медицина ярдәме күрсәтү станцияләре һәм хастаханәләрне капиталь ремонтлау буенча  7 объектның 5сендә эшләр бара.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.