Татарстанда социаль өлкә объектларына капремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә

28.07.2018

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонтның барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты. 

Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасында 2018 елда 43 муниципаль район катнаша (Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан гайре). Бу – 5,3 млн. кв. м. мәйданда 995 күп фатирлы йорт. 224 мең гражданның тормыш шартларын яхшырту планлаштырыла. Финанслау күләме 6 млрд. 76 млн. 348 мең сум, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджеты – 1 млрд. 364,28 млн. сум, муниципаль районнар бюджеты – 874,18 млн. сум; гражданнар акчалары – 3 млрд. 837,9 млн. сум.

2018 елның 26 июленә торак фондын мониторинглау күрсәткечләре буенча  эшләр 1 млрд. 506 млн. 336 мең сумга үтәлгән, ягъни 24,79%ка.

Мәгариф объектларына (гомуми белем оешмалары, мәктәпкәчә мәгариф оешмалары) капиталь ремонт кысаларында 26 июльгә эшләр 16 муниципаль мәктәпнең 12сендә алып барыла. 4 объектта эшләр тәмамланган. Барлык 12 коррекцион мәктәптә дә эшләр бара. Мәктәпкәчә мәгариф объектларының 94еннән 79ында эшләр дәвам итә. 15 объектта эшләр төгәлләнгән.

Булдырылучы ресурс үзәкләрендә (колледжларда) капиталь ремонт 26 июльгә барысында да дәвам итә. 

Мәдәни объектларга капиталь ремонт программасын финанслау күләме  342,975 млн. сум. 42 объект бу программага кертелгән. 26 июльгә эшләр 26 объектта алып барыла. 16 объектта эшләр тәмамланган.

Татарстанда яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт программасы һәм аларның матди базасын ныгыту дәвам итә. 26 июльгә эшләр 28 объектның  9ында бара. 19 объектта эшләр тәмамланган.

2018 елда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре җирлекләренең 38 башкарма комитеты (Советы) бинасында капремонт һәм 10 объект төзү каралган. 26 июльгә эшләр барлык 10 объектта да эшләр бара. 28 объектта капремонт эшләре тәмамланган.  

Республикада муниципаль архивларга ремонт дәвам итә. 26 июльгә 19 объектның 7сендә эшләр бара.12 объектта эшләр төгәлләнгән.

2018 елда 6 Татарстан Республикасы яшьләр үзәгенә капиталь ремонт һәм аларның матди базасын ныгыту каралган. 

Моннан тыш, 2018 елда 114 амбулатор-поликлиника учреждениесенә капремонт каралган. Гомуми суммасы – 3 195,72 млн. сум. 26 июльгә 8 объектта проект-смета документациясе әзерләнгән. 114 объектның 103ендә эшләр бара. 3 объектта эшләр тәмамланган. 

Сыер фермаларына, яшелчә саклагычларга капиталь ремонт ясау, шулай ук силос-сенаж траншеяләрен төзү программасы дәвам итә. 

Моннан тыш, 2018 елда 64 машина-трактор паркына, 128 бөртек чистарткыч  комплекска, бөртекле ашлык саклагычка һәм ябык амбарга, 232 сыер фермасына, 15 яшелчә саклагычка – капремонт, шулай ук 123 силос-сенаж траншеясен төзү каралган. 26 июльгә эшләр үтәлеше 48,59%.

2018 елда «Уңайлы шәһәр тирәлеге формалаштыру» программасына 58 объект кертелгән, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 2 млрд. сум, Россия Федерациясе бюджетыннан 655 млн. 108,9 мең сум бүленгән, гомуми  суммасы – 2 млрд. 655 млн. 108,9 мең сум.    

«Уңайлы мохит» программасына 2018 елда 25 объект кертелгән, шул исәптән  өч спорт объекты, 3 – социаль яклау, 5 – сәламәтлек саклау, 2 – мәдәният, 12 – мәгариф оешмасы (мәктәпләр, балалар өчен мәгариф оешмалары һәм башкалар). 19 объектта эшләр бара, 1 объектта эшләр тәмамланган, үтәлеш 49,13%.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.