ТР Хәрби комиссары: Элек хәрби хезмәткә яраксыз дип табылган татарстанлылар кабат медкомиссия узачак

24.07.2018

Элек хәрби хезмәткә яраксыз дип табылган татарстанлылар кабат медкомиссия узачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.

“18 яшьтән 27 яшькә кадәр булган, элек хәрби хезмәткә яраксыз дип табылган гражданнарның медкомиссия узарга хакы бар”, -диде генерал-майор.

Сергей Погодин ассызыклаганча, монда табиблар ялгышы турында сүз бармый, 9 ел эчендә яшь кешенең сәламәтлеге үзгәрергә мөмкин, дәваланганнан соң, хәрби хезмәткә яраклы була ала.

ТР хәрби комиссары билгеләгәнчә, ике кеше кабат медкомиссияне уңышлы узып,  яз көне хәрби хезмәткә алынган. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.

 


“Татар-Информ” МА