Татарстан Президенты «Изге Болгар Жыены» бәйрәмен ачу тантанасында чыгыш ясады

21.07.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгарда Идел Болгары рәсми рәвештә ислам кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар жыены» бәйрәмен ачу тантанасында катнашты. 

Бу олы бәйрәм ел саен бөтен Россиядән һәм чит илләрдән дистәләгән меңләп мөселманны җыя. Быел бу чарага Россиянең 70 төбәгеннән һәм 28 чит илдән якынча 1100 делегат килгән.

«Бүген без бу изге җирдә ата-бабаларыбызны искә алырга дип җыелдык. 922 елда монда тарихи вакыйга булган: Идел Болгары үзе теләп ислам кабул иткән. Безнең өчен бу изге җир», - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.  

Ул билгеләп үткәнчә, елдан-ел Изге Болгар җире үзгәрә бара. Татарстан Республикасы Президенты «Яңарыш» фондына һәм шәхсән Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиевкә рәхмәтләрен җиткерде. «Аның эшчәнлеге республикабыз файдасына гына түгел, бөтен ил файдасына юнәлгән. Эш нәтиҗәләре искиткеч – 2014 елда ук инде Изге  Болгар шәһәре ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Бу аның абруен күтәрде һәм данын бөтен дөньяга таратты», - диде Рөстәм Миңнеханов.    

Ул билгеләп үткәнчә, әлеге территория инфраструктурасына яңа объектлар өстәлеп тора. Соңгы зур гамәлгә ашырылган проект – Болгар ислам академиясен төзү. «Бүген Академия базасында без мөселман дин әһелләре белән очрашу уздырдык. Россиядә ислам һәм мөселмән дини мәгарифен үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында сөйләштек», - диде ТР Президенты. 

Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, Изге Болгар территориясен археологик өйрәнү программасы иң югары дәрәҗәдә оештырылды һәм бүген азагына якынлашып килә. Аның сүзләренчә, монда киләчәктә мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә яшьләр өчен төрле проектлар оештыру күз алдында тотыла.   

Аннары котлау телеграммалары укылды, шулардан: РФ Президенты Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенкодан һәм Федераль милләтләр эшләре агентлыгы җитәкчесе Игорь Бариновтан.   

Шулай ук бәйрәм кунакларын Россия Мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте Рәисе Камил хәзрәт Сәмыйгуллин котлады. 

«Изге Болгар жыены» бәйрәме белән Татарстан митрополиясе дә котлаган.    

Бәйрәмне ачу тантанасыннан соң Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм башка мәртәбәле кунаклар күмәк өйлә намазында катнаштылар.  

Аннары Минтимер Шәймиев һәм ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Болгар дәүләт тарих-археология музей-тыюлыгы территориясендәге яңа экспозицияләрне карадылар.  

Шулай ук Минтимер Шәймиев һәм Әсгать Сәфәров балалар язучысы Абдулла Алиш тормышына, иҗатына һәм сугышчан каһарманлыгына багышланган музейда һәм XVII гасырдан алып безнең көннәргә кадәр Идел буенда яшәгән кешеләр тормышы турында тарихи материаллар куелган  музейда булдылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.