Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты Владимир Путинга футбол буенча дөнья чемпионаты мирасын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте

20.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Калиниградка эш сәфәре кысаларында ​"2018 елгы Россиядә Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатын уздыру йомгаклары һәм мирас концепциясен гамәлгә ашыру турында” темасына Россия Федерациясе Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү буенча Советның һәм "Россия 2018" Оештыру комитеты" КБАО Күзәтүчеләр советының уртак утырышында катнашты. Чара Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узды. 

Утырышта  елгы футбол буенча дөнья чемпионаты мирасын гамәлгә ашыру концепциясе турында сүз барды. 

Матчларны кабул иткән бөтен төбәкләр җитәкчеләре исеменнән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, республикада мундиаль барышында 300 меңгә якын турист булды, шуларның 60 проценты - чит ил кешеләре. ФИФА җанатарлар фестивале мәйданында 800 меңгә якын кеше булган. Белгечләр исәпләвенчә, дөнья чемпионатыннан берләштерелгән икътисадый нәтиҗә 11 млрд сумнан артты. 

Татарстанда эре чаралар тәмамланганнан соң, спорт инфраструктурасы мирасы темасы Татарстан өчен яңа түгел, диде Рөстәм Миңнеханов. 2013 елгы Универсиададан соң 49 спорт объекты актив рәвештә файдаланыла һәм Казан халкы арасында популяр: бассейннар, стадионнар, күп функцияле спорт комплекслары, 14,5 мең кешелек Универсиада авылы.

Төп мирас объекты - 45 мең кешелек "Казан-Арена" стадионы. "Әлеге уникаль объектны исәпкә алып, без яшь креатив менеджерлар командасын тупладык, аларга инвесторларны җәлеп итеп, объектны бөтен кеше өчен дә ачык итү бурычын куйдык. Бүген стадион гаилә ялы үзәгенә әверелде. Премьер-лига футбол матчлары елына 15 көн ала. Мондый объект өчен төп бурыч - көн дә эшләве. 4 елда җәлеп ителгән шәхси инвестицияләр күләме 500 млн. сумга җитте. Егермедән артык эшкуар эшчәнлеге оештырылган, 700 хезмәт урыны булдырылды, 20 мең квадрат метр арендада. Биредә фитнес-үзәк һәм спорт клубы, Балалар һәм яшүсмерләр үсеше үзәге, кунакханә, Данис Зарипов хоккей үзәге, ресторан, мотосалон, типография һәм башка проектлар эшли", - дип билгеләде ТР Президенты. 

Соңгы проектларның берсе, иң аз кулланыла торган мәйданнардагы йорт хайваннары өчен кунакханә булды, диде Рөстәм Миңнеханов. Планда Татарстан спорты музеен, савыктыру комплексы, офис үзәген ачу, елга яр буен төзекләндерү дә бар. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты кысаларында стадион территориясендә 2 бассейн куелды, анда да ярышлар үткәрелде. Даими рәвештә стадионда төрле концертлар, конференцияләр үткәрелә. Кыш көне стадионда халык  өчен шугалак ачыла. Ел саен биредә 150дән артык чара үткәрелә, анда миллионлап кеше катнаша. "Аренда өчен түләүләр бюджетның стадионга чыгымнарын икеләтә киметергә ярдәм итте. Бүген елына үз керемнәре 110 млн сум тәшкил итә", - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, футбол буенча дөнья чемпионаты чорында стадионда аз гардуслы алкогольле эчемлекләр сатуда булган, шул ук вакытта матчлар вакытында җанатарлар тарафыннан хокук бозулар теркәлмәгән. ТР Президенты пивоны стадионнарда Россия футбол Премьер-лигасының даими матчлары вакытында сатуны рөхсәт итүне тәкъдим итте. 

Чемпионатка әзерлек чорында федераль программа буенча күнекмәләр мәйданнарын төзекләндерүгә аеруча игътибар ителде. Барлыгы 7 объект әзерләнгән. Алар барысы да гамәлдәге спорт мәктәпләре, балалар физик-савыктыру оешмалары нигезендә урнашкан. Рөстәм Миңнеханов ышандырганча, бөтен булдырылган инфраструктура тиешенчә кулланылачак. 7 футбол кырының бишесендә чын газонны ясалма газонга алыштыралар. Газон алга таба территорияләрне төзекләндерүдә файдаланачаклар. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук волонтерлык хәрәкәте популярлашуы турында да әйтеп узды. 

Владимир Путин Рөстәм Миңнеханов һәм башка субъектлар җитәкчеләренә рәхмәтен әйтте. "Сезнең ничек тырышып, җаваплылык белән һәм нәтиҗәле эшләгәнегезне мин аңлыйм. Сез һәм төбәкләрегез командалары актив катнашмаса, монды нәтиҗәләр булмас иде", - диде ул. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.