Татарстанда 19 июльгә 1 млн 279,1 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган

20.07.2018

Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2018 ел башыннан 749 тикшерү уздырылган. Хезмәт кагыйдәләре һәм нормаларын бозган өчен 9 млн 235 мең сумга 246 карар чыгарылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр ите.

Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Ирек Фәйзуллин 19 июльгә республикада 1 млн 279,1 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылды, дип җиткерде. Бу планның 53,2%ын тәшкил итә.

Социаль ипотека программасы буенча 2 мең 831 фатирлы 104 йорт буенча хисап бирелде.

2018 елда аренда торагы программасы кысаларында 545 фатирлы 182 торак йортны файдалануга тапшыру планлаштырылган.

Аерым категория гражданнарның торак шартларын яхшыртуга 2018 елга бүлеп бирелгән бюджет акчасына 165 гаиләне, шул исәптән 45 күп балалы гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырылган.

Халыкка беренче медицина-санитария ярдәме күрсәтү программасы буенча 2018 елның 19 июленә фельдшер-акушерлык пунктлары төзелеше буенча 22 районда 22 объектта эшләр бара.

2018 елның 19 июленә универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше буенча 20 объектта эшләр төгәлләнгән. Калган 77 объектның 74ендә эшләр оештырылган.

Буа муниципаль районында 1 блоклы модульле чаңгы базасы төзелгән. Тагын 8 районда 8 объектта эш оештырылган.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.