Рөстәм Миңнеханов ТР буенча ЭЭМ хезмәткәрләрен Россия полицияctyo 300 ел тулу белән котлады

19.07.2018

Бүген "Корстон" кунакханә комплексында Россия полициясенщ 300 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Россия ЭЭМ Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү баш идарәсе башлыгы Михаил Черников, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ведомство ветераннары һәм хезмәткәрләре катнашты. 

Башта кунаклар ведомство үсешенә багышланган кхргәзмәне карадылар. Экспозиция турында Россия ЭЭМ Казан юридик институты курсантлары аңлатмалар биреп барды. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында ЭЭМ тарихының ил тарихы белән бәйле булуын ассызыклады. "Һәр чорда да эчке эшләр органнарының горурлыгы аның хезмәткәрләре булды, намус һәм вөҗдан кешеләре", - диде ул. 

"Гражданнар өчен полиция формасындагы кеше хакимиятне, закон һәм гаделлекне символлаштыра. Нәкъ менә сезгә шәһәр ураманарыбыз тәртибе, гражданнарыбыз тынычлыгы, аларның имин булуларына ышануы бәйле". 

Аеруча ТР Президенты ЭЭМ ветераннарын котлады. Бүген ветераннар яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертәләр. 

Татарстан Президенты сүзләренчә, ТР буенча ЭЭМ илдә эчке эшләр системасында иң яхшы региональ бүлек булып кала. "Күпчелек юнәлешләр буенча сезнең кхрсәткечләр Россия буенча уртача кхрсәткечләрдән арта. Министрлыкның үзенчәлекле ягы - эшнең яэа нәтиҗәле алымнарын, техник эшләнмәләрне табу һәм гамәлгә кертү. Бу бик актуаль, хәзерге заманда полиция хезмәткәрләре алдында катлаулы бурычлар тора", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

ТР Президенты полиция хезмәткәрләренең футбол буенча дөнья чемпионаты чорында республикада иминлекне тәэмин итүгә керткән гаять зур өлешләрен дә билгеләп үтте. 

"Республика киләчәктә дә хокук саклау органнарына нәтиҗәле хезмәтләренә ярдәм итәчәк", - диде ул. 

Министрлыкның берничә хезмәткәренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.