Татарстан Президенты үзмәшгуль эшкуарлар белән очрашты

19.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты ​Рөстәм Миңнезанов үзмәшгуль эшкуарлар белән очрашты. Чараны ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов алып барды. 

Федераль салым хезмәте үзмәшгуль гражданнарга дистанцон рәвештә теркәлергә, салым түләүләрен үткәрергә, хисап тотарга мөмкинлек бирә торган мобиль кушымта ясаган. Пилот проектны илнең дүрт субъектында кулланып карыйлар, шулар арасында Татарстан да. 

Рөстәм Миңнеханов очрашуны ачып билгеләгәнчә, иртәме-соңмы үзмәшгульлек системасын тәртипкә китерергә кирәк. "Безнең закон кысаларында яшәгәнебезне аңларга кирәкю Сез булдырасыз, үзегез һәм гаиләгез өчен акча эшлисез. Әмма билгеле йөкләмәләр дә бар. Вакыт уза, пенсия турында уйларга кирәк була. Иң мөһиме - сез закон тыңлаучан гражданнар. Ник үзегезне авыр хәлгә куярга?", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Аның сүзләренчә, әлеге проектны гамәлгә ашырганда, хакимият үзмәшгуль гражданнар белән элемтәне көйләргә тиеш. Аларның фикерен ишетергә, тәкъдимнәрен кабул итәргә тиеш. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, пилот төбәк статусы республика җитәкчелегенә гражданнарның ихтыяҗларын ишетергә ярдәм итәчәк. 

"Без сезнең тәкъдимнәрне ишетергә телибез. Программа кысаларында безнең бурычларны дөрес формалаштырырга һәм сезгә туры киләргә мөмкин тискәре күренешләрне юк итәргә кирәк", - диде ТР Президенты. 

Шунна үзмәшгуль эшкуарлар үз тәкъдимнәрен әйттеләр, алар арасында - керемгә карап дифференциальләштерелгән салым ставкасын кертү, үзмәшгульләргә штрафларны юридик затларныкы кебек түгел, ә физик затларныкы кебек итәргә һәм башкалар. 

Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга эчтәлекле әңгәмә өчен рәхмәтен белдерде һәм яңгыраган тәкъдимнәр өйрәнеләчәгенә ышандырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.