Рөстәм Миңнеханов «3М Россия» ЯАҖ җитәкчелеге белән киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште

19.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «3M Россия» ЯАҖ генераль директоры Матс Фрибер җитәкчелегендәге «3М Россия» ЯАҖ вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Кунакларны сәламләп Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «3M Россия» компаниясе белән республиканың уңышлы хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар.  Уртак проектлар өлешендә киләчәк адымнар турында уйлашырга кирәк, диде ул, шул исәптән продукцияне яңа базарларга чыгару турында да. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «3M Россия» җитештерә торган продукциягә бүген ихтыяҗ бар.

Үз чиратында «3M Россия» ЯАҖ генераль директоры Матс Фриберг белдергәнчә, Татарстан, чыннан да, күп кенә халыкара компанияләрнең җитди партнеры һәм үзен ышанычлы яктан гына күрсәтте.   

Матс Фриберг Рөстәм Миңнехановка күп кенә проектларны үстерүдә шәхсән катнашканы һәм төрле яклап ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.   

Искәртәбез, 2015 елның октябрендә «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә «ЗМ Волга» коррозиягә каршы сыек япмалар җитештерү заводы ачылды. Бу проектка инвестицияләр 1 млрд. сум. 2018 елның 1 кварталыннан монда яңа материаллар җитештерелә башлады, шул исәптән газ бүлү торбаүткәргечләре өчен полиуретан коррозиягә каршы япма.   

Искәртәбез, бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында «ЗМ-Волга» тәкъдир ителәчәк. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.