ТР Хөкүмәте Йортында 2018 елның 1 яртыеллыгында берләштерелгән бюджет үтәлеше йомгаклары турында фикер алыштылар

18.07.2018

Бүген 2018 елның 1 яртыеллыгында берләштерелгән бюджет үтәлеше йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республика финанс, казначылык, салым органнары киңәшмәсе узды.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты. 

Төп нотык белән Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин чыгыш ясады.

Ул хәбәр иткәнчә, 2018 елның 1 яртыеллыгы бюджетлар киселешендә салым органнары тарафыннан администрацияләнгән керемнәр Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына – 114,5 млрд. сум (33%) – үткән елның шушы чорында 109,0 млрд. сум кергән.

Федераль бюджетка –  233,7 млрд. сум (67%) – үткән елның шушы чорында 172,6 млрд. сум.

Салым килерләре структурасында 60% (ягъни 207,4 млрд. сум) файдалы казылмалар чыгаруга туры килә, 18% (ягъни 64,1 млрд. сум) – башкалар, 11% (ягъни 38,7 млрд. сум) – эшкәртү җитештерүләре, 5% (17,4 млрд. сум) – сәүдә, 3% (10,7 млрд. сум) – транспорт, 3% (9,9 млрд. сум) – төзелеш тармагы.

Марат Сафиуллин 2017 елда мөлкәткә салымны автоматлаштырылган исәпләп чыгару буенча кампанияләрнең төп бурычларын билгеләде.

Татарстан Республикасы буенча ФСХИ җитәкчесе Татарстан Республикасы бюджетына шушы чорда табышка салым килере турында да хәбәр итте. Табышка салым 49,1 млрд. сум күләмендә (шул исәптән 2 кварталда – 24,9 млрд. сум) кергән.  

Республикада 2018 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына бюджет бурычлары кимегән. 2018 елның 1 гыйнварына бу сумма 8,5 млрд. сум тәшкил иткән, 2018 елның 1 июленә – 7,8 млрд. сум (8,3%ка кимегән).

Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин 2018 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2018 ел азагына кадәр финанс органнары бурычлары турында чыгыш ясады. 

2018 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының керемнәр өлеше 140,5 млрд. сум күләмендә булган, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 128,9 млрд. сум, кире кайтарылмый торган килерләр – 11,6 млрд. сум.

Салым һәм салым булмаган керемнәр буенча республика бюджеты 107,8 млрд. сум күләмендә үтәлгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.