Рөстәм Миңнеханов Югары урбанистика мәктәбендә белем алучы Татарстан студентлары тикшеренүләрен уңай бәяләде

17.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов А.А. Высоковский исемендәге Югары урбанистика мәктәбендә белем алучы Татарстан студентларының "Казанның үсешенең бүленешле моделе" тикшеренүләрен уңай бәяләде.

Тикшеренү презентациясен Moscow Urban Forum 2018 (MUF) Мәскәү урбанистика форумы кырларында үткәрделәр. 

Татарстан студентлары Югары урбанистика мәктәбендә Татарстан Президенты грантына "Киләчәк шәһәрләрен прототиплау" халыкара магистрлык программасы буенча белем алалар.  е

Тикшеренү Казанда учреждениеләр һәм социаль хезмәт күрсәтүне, халыкка аларның уңайлыгын бәйләү һәм аларны киләчәктә камилләштерү буенча карар кылу максатыннан, бүлү һәм сыйфаты карала. 

Проектны тәкъдим итүдә Барселонаның элеккеге архитекторы һәм дисциплинаара команда җитәкчесе Винсенте Гуайарт катнашты. "Без сезнең шәһәрне яхшыртуга ярдәм итәсебез килә", - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов проектны уңай бәяләде. 

Ул студентлар тәкъдимнәрен исәпкә алып, 2019 ел программасына кергән күпмедер социаль объект дизайнын яхшыртырга тәкъдим итте. 

Аның сүзләренчә, бу төбәктә социаль инфраструктура объектларын капиталь ремонтлау кысаларында пилот проект була ала. 

"2019 ел программасы кысаларында бюджетны билгеләп, пилот объектларны эшләргә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Әлеге алымны кулланып, эсперименталь объектларда эшләргә - поликлиникалар, балалар бакчалары, мәктәпләр". 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, беренче чиратта Казанда һәм республиканың башка эре шәһәрләрендә - Чаллыда, Әлмәттә зональ дәрәҗәдә эшләү өчен, объектларны сайларга кирәк. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.