Moscow Urban Forum кырларында Рөстәм Миңнеханов Катар муниципалитет һәм әйләнә-тирә мохит министры Мөхәммәд Абдулла Әл Румахаи әфәнде белән очрашты

17.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Катар муниципалитет һәм әйләнә-тирә мохит министры Мөхәммәт Абдулла Әл Румахаи әфәнде белән очрашты. 

Очрашу Moscow Urban Forum Мәскәү урбанистика форумы кысаларында "Зарядье" паркын мәйданында узды. 

Яклар заманча иҗтимагый киңлекләрне үстерү турында сөйләштеләр, дөнья урбанистикасы, соңгы дистә елда булган зур үзгәрешләр, үзгәреп тора торган таләпләргә инфраструктураны туры китерү буенча фикер алыштылар.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.